+7 °С
Облачно


БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Мәләвез районының Хлебодаровка авылында агач йорт янган.
Янгын сүндерүчеләр шундук килеп җиткән. Йорт эчендә «Күп балалы гаилә» программасы буенча янгын чыгуны хәбәр итүче извещатель куелган булган. Прибор үз вакытында тавыш биреп, бу гаиләне уяткан.
Йортта ике балалы хатын яшәгән. Беркем дә зыян күрмәгән. Хәзер янгынның сәбәбен ачыклыйлар. Гаилә вакытлыча танышларына күченгән.
Фото: БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.