

Ял көннәрендә республикада ике кеше батып үлгән...
Ике очракта да көймә әйләнгән диләр республиканың Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитетында.
Беренчесе 9 майда Благовещенскида була. Анда Агыйделдә өч кеше утырган моторлы пластик көймә әйләнә. Ир-атларның икесе йөзеп чыга алган, ә 38 яшьлеге һәлак була. Аны коткаручылар таба...
11 май көнне Караидел районында Үреш елгасы буенда өч ир-ат металл көймәдә балыкка юлланган. Аларның да көймәсе әйләнә һәм су төбенә китә. Бу юлы да ике ир үзләре ярга чыга алган, ә өченчесен – 55 яшьлек уфалыны – коткаручылар эзли...