Хәвеф-хәтәр
8 Мая , 12:42

Юлыңа поши чыкса...

Кыргый хайван машина алдына кинәт килеп чыкса, нәрсә эшләргә?

нейрочелтәр| ChatGPT /https://www.bashinform.ruнейрочелтәр| ChatGPT /https://www.bashinform.ru
Фото:нейрочелтәр| ChatGPT /https://www.bashinform.ru

Гадәттә, май һәм июнь айларында кыргый хайваннарның активлыгы күзәтелә. Мәсәлән, пошилар эңгер-меңгердә зур юлларны кисеп үтә, шулай ук кыр кәҗәләре дә ешрак күренә. Шуңа водительләргә игътибарлы булырга кирәк.

Ел башыннан республикада хайваннар катнашлыгында 20дән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән дә инде, диләр Башкортстаның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан.

Ведомстводан искәртүләренчә, хайван еракта күренсә дә, тизлекне киметергә һәм аңа юлдан китәргә ирек бирергә кирәк. Әгәр ул автомобиль каршына кинәт йөгереп чыкса, рульне җибәрмичә, тиз генә тормозга басарга кирәк. Хайван читкә китү белән үк тиз генә кузгалырга ярамый – ул әйләнеп килергә мөмкин.

Сигнал бирергә киңәш ителми, чөнки курыккан малның гамәлләре хәвеф тудырырга мөмкин. Аеруча кич һәм төнлә сак булырга кирәк. Әгәр “Кыргый хайваннар” билгесен күрсәгез, тизлекне һичшиксез киметү зарур.

Белгечләр әйтүенчә, 70тән 400 килограммга кадәр авырлыклы поши яки болан белән бәрелешү үлемгә китерергә мөмкин.

Юл хаталарны гафу итми, шуны онытмыйк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас