Хәвеф-хәтәр
7 Мая , 10:26

Республиканың бер районында саранчалар күп булган урын ачыкланган

Бу корткычлар юлында очраган барлык яшеллекне “корытып бара”.

http://www.rscrb.ruhttp://www.rscrb.ru
Фото:http://www.rscrb.ru

Россельхозцентрның төбәк филиалы белгечләре саранча корткычларының кышлау урыннарында яздан көзгә кадәр даими мониторинг ясый.

Бу тикшерүләр үсемлекләрне яклау чараларын планлаштыру һәм корткычлар санын күзаллау өчен кирәк.

Әле дә алар саранчаларның кубышка фазасындагы (йомырка салу формасы) торышын һәм үсешен көн саен күзәтәләр. Бүгенгә республикада барлыгы алты мең гектардан артык җир тикшерелгән.

Нәтиҗәдә, әлегә 3,14 мең гектар мәйданда корткычларның кубышкалары ачыкланган. Аларның иң күп сандагы урыны (бер квадрат метрга берәү туры килә) Хәйбулла районында 675 гектар мәйданда теркәлгән. Шулай ук 710 гектар мәйданда саранчаның Италия прусы дигән төренең кубышкалары табылган.

Белгечләр әйтүенчә, бу корткыч бөҗәкләр бөртекле культуралар белән беррәттән, күпьеллык үләннәрне, хәтта яшелчә культураларын да юкка чыгарырга сәләтле. Алар юлларында очраган барлык яшеллекне “корытып баралар”. Бер саранча көненә 100 граммнан алып 0,5 килога кадәр яшеллек яки ашлык ашый ала икән...

http://www.rscrb.ru
Фото:http://www.rscrb.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас