+7 °С
Облачно


Бүген, 7 майда, төнлә Башкортстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгынннан Уфаның Беляков урамындагы ике катлы дүрт фатирлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килде.
Янгын 64 кв.м мәйданны биләгән, ул 36 янгын сүндерүче һәм 14 берәмлек техника көче белән сүндерелгән.
Һәлак булучылар да бар. Янгын урынын тикшергәндә:
— 1929 елгы хатын-кыз (97 яшь);
— 1958 елгы хатын-кыз (68 яшь);
— 1971 елгы ир-ат (55 яшь) мәетләре табылган.
Янгынның сәбәбе ачыклана.
Чыганак: Башинформ.