Хәвеф-хәтәр
5 Мая , 13:40

Ут эчендә йөргән күршене талап ятканнар

Мошенниклар СВО яугиренең әнисеннән 1,7 млн сумнан артык акча урлаган Суд аларга хөкем карары чыгарды.

Ут эчендә йөргән күршене талап ятканнарУт эчендә йөргән күршене талап ятканнар
Ут эчендә йөргән күршене талап ятканнар

Мошенниклар СВО яугиренең әнисеннән 1,7 млн сумнан артык акча урлаган Суд аларга хөкем карары чыгарды.

 

Иглин районара суды өч кешене банк счетыннан аеруча зур күләмдә акча урлауда гаепле дип таныды. БР Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2025 елның октябрь – декабрендә гаепләнүчеләрнең берсе, СВО яугиренең әнисе (күршесе!) ышанычыннан файдаланып, аның банк кушымтасы белән телефонына керү мөмкинлеге алган. Ике иптәше белән бергә ул берничә ай шуннан акча күчереп, банкоматлар аша акча алып ятканнар. Зыян 1,7 млн сумнан артык тәшкил иткән. Гаепләнүчеләр гаепләрен таныган һәм ирекле рәвештә 800 мең сумнан артык акчаны кайтарган. Суд аларга 2 елдан 3 елга кадәр сынау срогы белән 2 елдан 3,5 елга кадәр шартлы сроклар билгеләде һәм калган зыянны түләтте. Аларның транспорт чараларына арестлар салганнар.

Күрше хакы-тәңре хакы, диләр...

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас