+7 °С
Облачно


Бу аяныч хәл кичә, төнге сәгать 11 тирәсендә Уфаның Мәҗит Гафури урамында булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «КамАЗ» йөртүчесе Пушкин урамына борылганда электросамокат белән бәрелешкән. Бу вакытта яшүсмер җәяүлеләр чыга торган урыннан урамны кисеп чыккан.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә яшүсмергә нык имгәнмәгән, әмма медицина ярдәме кирәккән.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча административ тикшерү башланган, дип хәбәр иттеләр ДАИда.