Хәвеф-хәтәр
28 Апреля , 13:46

Пенсионерлар уяу булып чыккан

Вакытында аңлаганнар.  

Пенсионерлар уяу булып чыкканПенсионерлар уяу булып чыккан
Пенсионерлар уяу булып чыккан

Вакытында аңлаганнар.

 

Уфада ике пенсионер мошенникларны таныган һәм 17 миллион сумга якын акчаларын саклап калганнар.

Беренче очракта бер пенсионерның төрле банкларда сакланган 17 млн сум акчасын үзләштермәкче булганнар.

Икенче очракта 1 700000 сум акчасы булган пенсионерны мөшкәгә алган булганнар.

Берничә көн дәвамында сөйләшүләр алып барганнар. Кемнәр булып кына шалтыратмаган алар?..

Әмма пенсионерлар аларның мошенникларга хас алымнарын аңлап, сөйләшүне туктатканнар һәм ике очракта да полициягә мөрәҗәгать иткәннәр.

Әлеге фактлар буенча РФ Җинаять кодексының 30 маддәсенең 3 өлешендә һәм 159 маддәсенең 4 өлешендә каралган буенча җинаять эшләре кузгатылган (аеруча зур күләмдә караклыкка омтылган өчен).

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас