Хәвеф-хәтәр
23 Апреля , 09:23

Кайсыбер шәһәр-районда хәлләр шәптән түгел

Аларда эчеп агуланучылар күп.

https://shedevrum.aihttps://shedevrum.ai
Фото:https://shedevrum.ai

Роспотребнадзор белгечләре, Башкортстанда спиртлы продукция белән кискен агулану статистикасын өйрәнеп, кайсы шәһәр һәм районда хәлләр шәптән түгеллеген ачыклаган.

2026 елның гыйнвар-март айларында республикада хәмердән агулану буенча 100 мең кешегә 6,1 очрак теркәлгән. Узган ел бу күрсәткеч 100 мең кешегә 6,5 булган.

Агуланулар саны буенча шәһәрләр арасында абсолют лидер – Уфа: анда 77 очрак теркәлгән. Икенче урында зур аерма белән Белорет тора (28 очрак), өченчедә – Октябрьский (22 очрак). Шулай ук алкогольдән агуланулар буенча кара исемлеккә Стәрлетамак (16), Бәләбәй һәм Дүртөйле (7шәр очрак), Күмертау (6), Ишембай, Салават һәм Туймазы (3әр очрак) кергән.

Районнар арасында иң борчулы хәл Белоретта: анда алкоголь белән 16 кеше агуланган. Аннан соң Миякә (9), Уфа (7), Борай (5), шулай ук Дүртөйле, Стәрлетамак һәм Туймазы (3әр очрак), Әбҗәлил, Архангель, Бакалы, Бәләбәй, Илеш, Ишембай, Гафури, Күгәрчен районнары (2әр) килә.

Бөрҗән, Дуван, Зилаер, Иглин, Кырмыскалы, Мәчетле, Тәтешле, Федоровка, Чишмә, Шаран районнарында берәр очрак теркәлгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас