Хәвеф-хәтәр
14 Апреля , 05:43

Укытучыны алдаганнар

Эш өчен зыян күргәнме?

Укытучыны алдаганнарУкытучыны алдаганнар
Укытучыны алдаганнар

Эш өчен зыян күргәнме?

 

Благовещенскида мәктәп укытучысы Интернетта эшләү өчен программа урнаштырырга тырышып, акчасыннан мәхрүм калган.

Полиция бу ханымнан дистанцион акча урлау факты буенча җинаять эше кузгаткан. Маддәнең санкциясе җәзаны алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүне күздә тота. Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 48 яшьлек ханым билгесез кешеләр аның банк карталарыннан якынча 14 мең сум урлавы турында хәбәр иткән.

Полиция хезмәткәрләре укытучы үзенең кәрәзле телефонына интернеттагы эш кушымтасын урнаштырырга тырышканлыгын ачыклаган. Җайланмада файлны күчереп алганнан соң зарарлы программа (Арк.файл) эләккән, ул җинаятьчеләргә смартфонга читтән торып керү мөмкинлеген биргән. Телефонны контрольдә тотуны файдаланып, аферистлар зыян күрүченең шәхси тупланмаларын билгесез банк счетларына күчерү инициативасы белән чыга.

Зыян күләме 14 мең сум тирәсе тәшкил иткән.

Мәктәп укытучысы Интернетта эшләү өчен программаны бәлки үзе урнаштырырга тиеш тә түгелдер, аны махсус белгеч эшләп бирергә тиеш. Әмма, бездә еш кына булганча, “ния, үзең эшлә дә куй” дигәннәрме?..

Элегрәк Башкортстанда пенсионер ай ярым эчендә 580 мең сумнан артык югалткан иде.

Укытучыларбызның эш хакы түбән булуына бер яклап сөенерсең дә. Югыйсә, кайсыбер хаклы ялдагы апа-абыйлар өендә җыелаганны – миллионлап чыгарып тоттыра бит. Кайсысы да зур проблема! Хәвефле вакытта яшибез, дуслар. Һәр хәрәкәтне, сүзне, уйны, эшне уйлап-уйлап кына кыла торган заманда... Анда да “если повезет” әле...

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас