Хәвеф-хәтәр
2 Апреля , 06:58

Уфага дроннар һөҗүм итте

Аларның берсе кешеләр яши торган йортка эләкте...

https://www.bashinform.ru/https://www.bashinform.ru/
Фото:https://www.bashinform.ru/

2 апрель иртәсе Уфа халкын сискәндереп җибәргән күңелсез хәбәрдән башланды: кешеләр яши торган йортка пилотсыз очкыч эләккән...

Моңа кадәр дә дроннарның башкалага, атап әйткәндә, заводларга һөҗүм иткәне булды. Әмма аларның күпләп килүләре һәм кешеләр яшәгән фатирга эләгүе – беренче тапкыр.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, берничә пилотсыз очкыч Уфаның нефть эшкәртү заводларына якынлашканда ачыкланган һәм аларны һава һөҗүменә каршы оборона чаралары бәреп төшергән. Дроннарның берсенең ватыклары сәнәгать зонасына төшкән. Шул урында янгын чыккан, аны тиз арада сүндергәннәр.

Тагын бер пилотсыз очкыч иртәнге 7 тулганда Гафури урамында урнашкан йортның 10нче каттагы балконына эләккән. Фатирларның берсендә янгын башланган. Якын-тирәдә яшәүчеләр көчле шартлау тавышы ишеткән. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, диде республика җитәкчесе. Вакыйга урынына тиз арада янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар, барлык махсус хезмәтләр килгән.

 “Прокуратура гражданнарның хокукларын тәэмин итүне һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтүне контрольгә алды. Барлык вәкаләтле ведомстволар белән хезмәттәшлек тәэмин ителде. Уфа прокуроры Андрей Надежкин һәм башкаланың Ленин районы прокуроры Руслан Усманов хәлне шәхси контрольдә тота”, – диделәр күзәтчелек ведомствосында.

Шикаятьләрне оператив кабул итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү өчен прокуратурада кайнар линия оештырылган: +7 (34-72) 73-64-54.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас