Хәвеф-хәтәр
27 Марта , 05:53

“Халыкның реакциясе безне аптыратты”

Былтыргы ташу вакытында коткаручыларны аптыраткан хәл булган. 

Быелгы яз бик уңган булырга охшаган, ахрысы. Әнә бит, килгән “хуттан” эшкә дә кереште: көндез шулкадәр җылыта ки – кар өемнәре күз алдында юкара. Кыш буена яуган кардан атна-ун көн эчендә юеш урын гына калып бара.

Синоптиклар мәгълүматы буенча, 1 апрельгә кадәр һаваның уртача температурасы нормадан 6-8 градуска югарырак булачак. Хәлләр болай барса, тиздән боз кузгалуын көт тә тор. Инде кайсыбер елгаларда боз катламы акрынлап җимерелә, су тышка “юл яра” башлаган.

Бу атнада хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә дә язгы ташуга әзерлек турында ныклы әйтелде.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров: “Бер нәрсәне дә күз уңыннан ычкындырмагыз. Бу эштә вак-төяк мәсьәлә булмый. Без начар сценарийларның барысына да әзер булырга тиеш, чөнки язгы ташкынны алдан фаразлап булмый”, – дип кисәтте.

“Ташуга әзерлек, гадәттәгечә, булырга мөмкин иң начар вариантны күз уңында тотып оештырылды”, – диде бу уңайдан республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов. Мондый сценарий була калса, 44 муниципалитеттагы 313 торак пунктны су басарга мөмкин. Бу 22 мең тирәсе йортка һәм аларда яшәүче 86 меңнән артык кешегә хәвеф яный дигән сүз. Шуларны күз уңында тотып, республика буенча 334 вакытлыча урнаштыру пункты әзерләнгән, алар барлыгы 45 меңнән артык кешене кабул итә ала. Гомумән, һәр район-шәһәрдә оператив штаблар эшли.

“Язгы ташу гадәти сроктан иртәрәк башланырга мөмкин. Былтыр иртә ташкын аркасында Инзәр елгасында боз тыгыннары барлыкка килде. Шул сәбәпле Архангель районында йортларны су басты. Мондый хәлләргә юл куймау мөһим. Моның өчен мониторинг, шартлату эшләренә әзерлек, бозны каралту һәм кисү, минераллаштырылган полосалар төзү кирәк. Болар – шактый зур, күләмле эшләр. Әлеге максатларга федераль акчалар алынды, шулай ук республика бюджетына акча салынды”, – диде төбәк җитәкчесе.

Чынлап та, узган ел су иртә китте.

“Әмма ул безне, коткаручыларны, көтелмәгән хәлгә куймады, – ди Кирилл Первов. – Ләкин урындагы халыкның реакциясе безне апыратты. Су күтәрелү турында фаразлар булуга карамастан, алар әйберләрен алдан югары урыннарга күтәрмәгәннәр, терлекләрне чыгармаганнар һәм үзләре дә өйләрендә калганнар. Ни өчен шулай дип сораганга, “Берни дә булмас дип уйладык – безне 60 ел су басканы юк иде”, – дип җавап бирделәр. Ә бит барысына да алдан әзерләнү яхшырак. Ташу чыкмады исә, әйберләрне яңадан урыннарына кайтарып кую күп вакытны алмас иде”.

Әйе, коткаручылар гына түгел, кешеләр үзләре дә зур суга әзер булырга тиеш. Белгечләр әйтүләренчә, ташу башланганчы ихаталарны кардан һәм чүп-чардан тазарту да кирәк. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас