Дүртөйле районында "Солярис" машинасын йөртүче яшь егет юл һәлакәтенә эләккән, янында утырган ике пассажиры да үлгән.
Бүген төнлә Дүртөйле — Нефтекама юлында "Хендай Солярис" руле артында утыручы 19 яшьлек егет юл читенә төшеп киткән һәм агачка килеп бәргән.
Машина йөртүчедән тыш, салонда ике пассажир — 36 һәм 50 яшьлек ике ир булган. Икесе дә һәлакәт урынында үлгән.
Машина йөртүче җәрәхәтләр алган һәм кирәкле ярдәм күрсәтү өчен дәваханәгә китерелгән.
Юл-транспорт һәлакәте урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли. Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә, әлеге аяныч хәлнең барлык шартлары ачыклана.