Хәвеф-хәтәр
6 Марта , 09:39

Студентларны көллиятләрдән кайтарып җибәргәннәр

Дәресләргә килмәскә кушканнар.

Ufa_rb / ТГ-каналUfa_rb / ТГ-канал
Фото:Ufa_rb / ТГ-канал

Бүген Уфада авиация техникумы студентларын эвакуацияләгәннәр. Студентларны уку йорты бинасыннан чыгып китүләрен сораганнар. Егетләр һәм кызлар, паникага бирелмичә, өйләренә таралышканнар.

 Студентларның берсе әйтүенчә, аларга эвакуация сәбәпләрен аңлатмаганнар, әмма параларга кире кайтмаска сораганнар.

Техникумга билгесез кешедән шартлаткыч җайланма турында мәгълүмат килгән, дигәннәр “Башинформа”га республиканың Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә.

“Янәсе безнең көллиятләрдә шартлаткыч җайланма урнаштырылган дигән хәбәрләр килде. Көллиятләрнең җитәкчелеге бина эчендәгеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү буенча кичекмәстән чаралар күрде. Гамәлләр алгоритмы нигезендә студентларны һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләү үткәрелгән, шулай ук эчке эшләр органнары вәкилләре чакыртылган. Зыян күрүчеләр юк”, – дигәннәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Уфаның башка көллиятләрендә дә  укытучыларны һәм студентларны эвакуацияләгәннәр.  

“Шундый ук хәбәрләр башка төбәкләргә дә килгән. Дошманнар бәйрәм алды көнен ямьсезли алмады. Студентлар һәм укытучылар барысын да вакытында һәм дөрес эшләде”, – ди Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Урал Кильсенбаев.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас