Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
6 февраль , 11:06

Күп балалы гаилә йортсыз калган

Ярый иң төпчек кызлары әнисен уятырга өлгергән...

Башкортстанда күп балалы гаилә янгын аркасында йортсыз калган.

Бүген төнен Стәрлебаш районының Тәтер-Арыслан авылында Карл Маркс урамында агач йорт яна башлаган.

Утка каршы Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, Тәтер-Арыслан һәм Яшергән авыл биләмәләренең ирекле янгын сүндерү командалары көрәшкән. Янгын сүндерелгән.

Бәхеткә, бу бәладә беркем дә зыян күрмәгән.

Йортта дүрт балалы гаилә яшәгән. Иң төпчек кызлары, төнлә уянгач, көчле төтен исен сизеп, тиз генә әнисен уяткан. Гаиләнең барлык әгъзалары да янган йорттан чыгарга өлгергән.

Әлегә гаилә вакытлыча туганнарында яшәячәк.

Янгынның сәбәбе ачыклана.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас