Юлда ышаныч бер Ходайда.
Бер кеше машина йөртү таныклыгын, аз да түгел, күп тә түгел, 45 мең сумга сатып алган. Ул кеше учалылы булуын хәзер бөтен Башкортстан белә, чөнки аны тоткарлап, закон бозган өчен хөкем карары чыгарганнар.
54 яшьлек ир ялган машина таныклыгын кесәсенә салып, руль артына утырып чыгып киткән.
Башкортстан Республикасы прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, хөкем ителүче документны билгесез заттан 2024 елның сентябрендә 45 мең сумга сатып алган. 2025 елның май аенда бу ир ГАИ хезмәткәрләре тарафыннан Белорет-Учалы-Миасс автомобиль юлының 26 нчы чакрымында туктатылган. Тикшерү вакытында ялган документ ясау факты ачыкланган. Ир гаебен таныган. Суд аңа 4 ай иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләгән. Права сатучы “сәүдәгәр”нең дә кем булуы ачыклангандыр инде, әмма “тарихта ул хакта әле язылмаган”.
Анысы ул кадәр кызык та түгел. Әмма...
Шуннан соң юл Һәлакәтләренең нигә артуына аптыйрсы бармы да, юлга чыкканда шундыйлар очрамас дип кем ышандыра ала. Бөтен ышаныч бер Ходайга.