Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
30 гыйнвар , 13:47

Мошенникларны баетабыз

“Азрак биргәннәр”, дип кенә сөенмәсәң, хәлләр еларлык инде.

Мошенникларны баетабыз
Мошенникларны баетабыз

“Азрак биргәннәр”, дип кенә сөенмәсәң, хәлләр еларлык инде.

 

Узган 2025 елда башкортстанлылар мошенникларга 3,7 млрд сум бүләк иткәннәр. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 0,7 млрд сумга кимрәк. Бу хакта коллегиянең киңәйтелгән утырышында Башкортстан буенча Эчке эшләр министры Александр Воронежский хәбәр итте.

"Күрелгән чаралар комплексы билгеле бер уңай нәтиҗә бирде. Дистанцион мошенниклык фактлары санын да, гражданнарга китерелгән зыян күләмен дә киметүгә ирешелде", - дип ассызыклады министр.

Әмма, Александр Воронежский сүзләренчә, гражданнарның хокукый, финанс һәм санлы грамоталылыгы түбән булу проблемасы бар. Зыян күрүчеләрнең күбесе җинаять кылу ысуллары һәм алымнары барлыгын белгән, ләкин барыбер аларның корбаннары булган.

"Шуңа күрә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы халык белән профилактик эшкә элеккечә аерым игътибар бирә. Полиция хезмәткәрләре бүгенге көндә иң тиз ышанучы өлкән яшьтәге кешеләрне көндәлек режимда йөреп чыга", – диде ул.

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас