Аферистлар корбаны булган ханым 6 млн сумга якын акчасын югалткан!
Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча дежур бүлеккә 62 яшьлек хатын-кыз мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. БР буенча Эчке эшләр министрлыгының беренчел мәгълүматлары буенча, популяр мессенджерларның берсендә гражданканың эш урыныннан әңгәмә барлыкка килгән. Анда хатын-кызга «Архив цифровкасын» узарга кирәк дигән хәбәр булган, чөнки ул эшләүче пенсионер булып тора, шулай ук Чат-ботка сылтама, анда мәгълүматларны цифровкалауны ничек узарга кирәклеге турында җентеклекле аңлатма булган. Аннары «Әгәр бу Сез булмасагыз, дәүләт хезмәтләре порталына сылтама буенча күчегез» дигән ышандырырылык гыйбарә дә килеп чыккан. Аннары билгесез номердан шалтырату килгән. Шалтыраткан кыз зыян күрүчегә аның дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунты ватылуы һәм мошенниклар барлык шәхси мәгълүматка керү мөмкинлеге алуы турында сөйләгән, гариза бирүче моңа ышанган. Якынча бер-ике минуттан тагын бер шалтырату килгән. Аферист үзен «Федераль казначылыкның төп эксперты» дип таныштырган һәм янәсе ФСБ дустанә булмаган илгә ярдәм итү буенча җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр итте
Ханым курку катыш моңа да ышана һәм мошенникларның барлык күрсәтмәләрен үти башлый. Банкта кредитлар рәсмиләштерүне булдырмау һәм җинаять җаваплылыгыннан качу сылтавы белән аферистлар акчаны «куркынычсыз счетка" күчерергә тәкъдим итәләр. Шуннан соң зыян күрүче үзенең барлык акчаларын – 5 млн 824 мең сум – күчергән. Бу зур сумнар 10 ел дәвамында җыйган шәхси акчалары булган. Банкларда ничек шундый зур суммада акча биргәннәр дигән сорауга ул башта акчаны янәсе фатир сатып алу өчен алган, аннары бүләкләр өчен, ә соңыннан үзенең барлык бизәнү әйберләрен саткан, дип җавап бирде. Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Мошенникларга безнең халыкны “кәкре каенга терәтү” берни тормый, әгәр уйлап тормый, барлык смсларга, чит шалтыратучыларга җавап бирсәң, барлык мөлкәтең минут эчендә юкка чыга Аллам сакласын.
Фото: nn.mk.ru