Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 декабрь , 15:16

Яңа гына өйләнешкән пар юл һәлакәтенә очраган

Хатын шунда ук һәлак булган.

Яңа гына өйләнешкән пар юл һәлакәтенә очраган
Яңа гына өйләнешкән пар юл һәлакәтенә очраган

Ике көн элек Туймазы юлында авария булган, андаТатарстанда яшәүче 20 яшьлек хатынның гомере өзелгән, аның 23 яшьлек ире - авыр хәлдә.

Яшь гаилә «Приора» машинасында кайтып барган, Октябрьский-Туймазы автоюлының 13 нче чакрымында аларның машинасы каршы юлдагы машина белән бәрелешкән.

Җиңел машина юлга аркылы килеп шуып бараган һәм каршысына килүче «КИА Спортейдж»га чәпәлгән. Бәрелү алгы пассажир ишегенә туры килгән.

Башкортстанның ДАИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина пассажиры, ягъни яшь хатын, ашыгыч ярдәм килгәнче вафат булган. Шофер исә Туймазы дәваханәсенә җибәрелгән.

Бу яшь пар быел гына өйләнешкән, алар Туймазы районында яшәүче туганнарыннан кайтып барган. Үзләре Татарстанның Ютазы авылында яшәгән. Авылларының арасы 30 чакрым гына булган, кызганычка каршы, исән-имин кайтып җитә алмаганнар... 

Икесенең дә әти-әнисенә һәм якыннарына Ходай сабырлык бирсен.

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас