Бөредәге Үзәт күлендә батып үлгән сарыкларны әле һаман судан чыгарып бетмәгәннәр. Монда коткаручылар һәм водолазлардан тыш Бөре районы ветстанциясе лабораториясе хезмәткәрләре дә эшли. 16 декабрьдән башлап алар йогышлы авыруларны тикшерү өчен көн саен проба алалар.
Бүгенге көндә күлдән 848 баш терлек чыгарылган. Шуларның 68е – тик бүген.
Беренче көннәрдә батып үлгән сарыклар саны 200ләп баш дигәннәр иде, ә алар көннән-көн арта гына. Фермер Таһар Усюбян әйтүенчә, зыян 20 миллион сумга җиткән. Өстәвенә коткаручылар һәм башка хезмәтләр өчен дә түләргә туры киләчәк.
Бик жәл, әлбәттә, маллар да хуҗасы да. Аңа шулкадәр башны карау өчен күпме көч, акча, вакыт сарыф ителгән. Ләкин тормыш шулай корылган ки, кайбер вакытта бик зур сынаулар аша үтәргә туры килә. Ләкин, ничек кенә булмасын, иң мөһиме исәнлек кирәк. Акча әкренләп табылыр..