Башкортстанның Салават шәһәре полициясенә 18 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән. Колледж студентын мошенниклар алдаган.
Егет сүзләренчә, аңа таныш булмаган хатын-кыз шалтыраткан, ул үзен көллият хезмәткәре дип таныштырган. Ул егеткә колледжга килергә һәм документларга кул куярга кирәклеген әйткән. Шулай ук ханым имеш тә студент турында мәгълүматларны базага кертү өчен кирәк дип, смс белән җибәрелгән кодны атауны сораган. Студент, көллият хезмәткәре белән сөйләшүенә ышанып, бу кодны әйткән.
20 минуттан егеткә янәсе дә “Госуслуги” порталы хезмәткәреннән шалтырату килә. Аңа порталдагы шәхси кабинеты “ватылган”, диләр. Аннары таныш сценарий китә: янәсе дә следователь шалтыра, ул егетнең “Госуслуги” порталындагы шәхси кабинетын мошенниклар ватуын сөйли, “әти-әниең исеменә кредитлар рәсмиләштерергә мөмкиннәр” дип, студентка акчаларын теркәргә кирәклеген ышандыра.
Егет, телфонда сөйләүчеләрнең күрсәтмәләре буенча эш итеп, мошеннниклар әйткән счетларга банкомат аша үзенең 220 мең сум акчасын күчерә.
Соңыннан ул бу хакта әнисенә сөйли һәм шунда гына үзенең алдау корбаны булуын аңлый. Аннары полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлеге факт буенча мошенниклык турында эш кузгатылган.