Кыш килде. Бәйрәмнәр якынлаша. Тормыш тәҗрибәсе күрсәтүенчә, ни кызганыч, бу вакытта хәвефле хәлләр арта.
Яңа ел фейерверкларын, чыршы гирляндаларын кагыйдәләргә ярашлы кулланмау, янгыннар арту, тайгак юлларда, юка боз өстендәге һәлакәтләр, бәйрәмнәрдә генә була торган ваемсызлык, исерткеч эчемлекләр куллану – болар барысы да кеше тормышында гадәттән тыш хәлләргә һәм аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуларны булдырмау – һәркемнең бурычы, диделәр бүген “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Анда Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Николаевич Горин һәм Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Сергеевич Первов чыгыш ясады. Алар хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү ачы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип кисәтте.
Статистика күрсәтүенчә, быел, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, янгыннар 19,5 процентка кимегән, утта корбан булучылар саны – 9,9 процентка, җәрәхәт алучылар 14,5 процентка кимегән.
Һәр гадәттән тыш хәл – гаиләләр өчен зур бәла, кайгы-хәсрәт, матди югалту. Шуңа да кышкы шартларда икеләтә саклык, бер-береңә игътибарлы булу кирәк. Шул хакта һәркем тагын бер кат хәтерен яңартырга, үзенең һәм якыннарының иминлеген тәэмин итү чараларын күрергә тиеш.