Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
6 декабрь , 11:53

Илештә мәчет янган

Илеш районында, мәчет бинасында янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә.    

Илештә мәчет янган
Илештә мәчет янган

Бүген төнлә коткаручылар янгын турындагы хәбәр буенча Тыпый авылындагы үзәк урамга барганнар.

«Бүрәнә бина янган. Бәхеткә каршы, эчтә беркем дә юк иде», — дип билгеләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын сүндерелгән. Янгын сүндерүгә 10 кеше һәм 5 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Янгынның сәбәбе исә ачыклана.

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Илештә мәчет янган
Илештә мәчет янган
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас