Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 октябрь , 10:19

Янгын сүндерелгән, зыян күрүчеләр юк

Кичә кич Куватов исемендәге РКБ пансионаты тәрәзәсеннән кара төтен күтәрелде.

Янгын сүндерелгән, зыян күрүчеләр юк
Янгын сүндерелгән, зыян күрүчеләр юк

Кичә кич Куватов исемендәге РКБ пансионаты тәрәзәсеннән кара төтен күтәрелде. "Бинадан медицина персоналы һәм пансионатта яшәүче пациентларның туганнары эвакуацияләнде. Зыян күрүчеләр юк. Медицина учреждениесе штат режимында эшен дәвам итә. Пациентларның туганнары вакытлыча „Медик“ мәдәният йортына күчерелде», — дип хәбәр итте үзенең социаль челтәрләрендә Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.

Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 18 кв.м мәйдандагы янгын урынга килгән янгын сүндерүчеләр тарафыннан оператив рәвештә сүндерелгән. Пансионаттан 63 кеше эвакуацияләнгән. Сүндерүгә барлыгы 37 кеше һәм 17 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгынның сәбәбе ачыклана.

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас