Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 октябрь , 10:38

Ике баланың гомере – кыл өстендә

Сабыйларның берсе ике айлык кына. 

Ике баланың гомере – кыл өстендә
Ике баланың гомере – кыл өстендә

Бүген иртәнге сәгать алтыда Уфада Гобәйдуллин урамындагы күпфатирлы йортта янгын чыккан.

Янгында ике кечкенә бала зыян күргән, кечесенә ике айдан да азрак. Аларны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр. Хәзер икесе дә реанимациядә авыр хәлдә. Аларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, дип хәбәр иткән Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.

Чыганак: Башинформ. 

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас