Акылыгызны эчтегезме әллә, кешеләр?
Уфа дәүләт автоинспекциясе якшәмбе бәйрәм көненә рейд нәтиҗәләрен бастырды. Башкортстан башкаласының дәүләт автоинспекторлары 560 административ беркетмә төзеде. Иң популяр юл йөрү кагыйдәләрен бозу каеш эләктерелмәгән (56 очрак), икенче урында — җәяүлеләргә юл бирү таләпләрен үтәмәү (30), ә өченчедә — балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу (27). Уфа ГАИ мәгълүматлары буенча, автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән 34 машина йөртүче тоткарланган, 10 машина йөртүче исереклек халәтенә медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Ин куркыенч водитель - исерек водитель.
Юлдагы иң зур хәвефне алар тудыра. Исерек килеш рулҗ артына утыручы - үзенекен, якыннарының, башка кешеләрнең гомерен хәвеф астына куючы җинаятьче. Кеше гомерләрен куркыныч астына куймагыз, дуслар. Гомер беркемгә дә ике бирелми.