Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
6 октябрь , 14:42

Менгәндә үзләре менгән, ничек төшәрләр?

Эверестта кар тозагында калганнар.

Менгәндә үзләре менгән, ничек төшәрләр?
Менгәндә үзләре менгән, ничек төшәрләр?

Эверестта кар тозагында калганнар.

 

1 меңгә якын кеше Эверестта кар тозагына эләккән. Тибет тауларының көнчыгыш битенә күтәрелгән меңләп кеше көчле буран аркасында Эвересттан төшә алмый. Коткару эшләре дә билгеле шартларда кыенлаша. Бу хакта «Саньсян душибао» Кытай басмасы хәбәр итә.

 "Тулы булмаган статистик мәгълүматлар буенча, бөтен маршрутта тозакка меңгә якын кеше эләгергә мөмкин. Кайберәүләр мөстәкыйль рәвештә төшә алды, әмма күпчелеккә ярдәм кирәк", – дип хәбәр итә басма.

Буран 4 октябрь кичендә башланган, күз ачкысыз буранда бер адымда берни күренми. Маршрутның төп участокларын кар күмгән. Эверестның база лагеренда туристларга палаткаларда ышыкланырга туры килгән, әмма кайбер участокларда кар тулысынча ышык урыннарны күмеп киткән.

 Эверестның Ландшафт паркына керү һәм билетлар сатуны шимбә киченнән туктатканнар: паркка илтүче юллар буран булу сәбәпле ябылган,  дип хәбәр итә Reuters агентлыгы.

Фото: stern.de

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас