Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 октябрь , 19:37

Туйда кәләш белән биегән чакта кияү егылган да үлгән

Фаҗига Мисырдагы туй вакытында кияү егете вафат булган. Бу турыда «Вести» каналы язып чыкты.  

Туйда кәләш белән биегән чакта кияү егылган да үлгән
Туйда кәләш белән биегән чакта кияү егылган да үлгән

Ашфар Абу Хакам исемле егет үз туенда аңын югалта һәм егылып үлә.

Кияү кәләшнең кулын тотып торган, шул чакта ул кисәк кенә җиргә ауган. Туй кунаклары аңа ярдәмгә ташланган, ләкин егетне аңына китерә алмаганнар.

Урынга килгән табиблар хәбәр иткәнчә, кияүнең йөрәге туктаган. Сәбәбе билгеле түгел, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, фаҗига Асуан провинциясендә булган. «Кияү, биегәндә, кәләшенең кулыннан тоткан килеш җиргә егылган», – диелә хәбәрдә.

 

Туйда кәләш белән биегән чакта кияү егылган да үлгән
Туйда кәләш белән биегән чакта кияү егылган да үлгән
Туйда кәләш белән биегән чакта кияү егылган да үлгән
Автор:
Читайте нас