Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 октябрь , 15:35

Тәмәке тартканда коточкыч пешкән

Ирнең киеменә ут капкан... 

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Кырмыскалы районының Антоновка авылында тәмәкече ир бәхетсезлеккә очраган.

Ул гаражда киемен бензин белән чистартканда тәмәке тартырга була. Нәтиҗәдә, әйберләренә шунда ук ут каба.

60 яшьлек ирнең башы, гәүдәсе, куллары һәм аяклары пешә, шулай ук ул төтен белән агулана, диләр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Аны авыр хәлдә Уфаның 18нче дәваханәсе реанимациясенә алыр киләләр.

Әле фаҗига урыны тикшерелә. Беренчел версия буенча, янгынның сәбәбе – тәмәке тартканда саксызлык.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас