Җир планетабызга таба гаять зур астероид оча, дип хәбәр итә галимнәр. Ул 2032 ел ахырында килеп җитәчәк, диләр.
2024 YR4 астероидының диаметры – якынча 60 метр. Аның Җиргә төшү ихтималы 0,28 процент дип бәяләнә, ә Айга төшү ихтималы 4 процентка тиң.
Белгечләр фикеренчә, әгәр 2024 YR4 Җиргә бәрелсә, шартлау дәрәҗәсе Хиросимадан 2000 тапкырга көчлерәк булачак. Әгәр инде Айга тәшсә, тузан кисәкчәләре шулкадәр таралачак ки, барлык телескопларны, юлдашларны һәм космонавтлар белән бергә станцияләрне юк итәчәк, хәтта Җиргә дә зыяны килеп җитәчәк.
Шуңа галимнәрнең халыкара командасы, шул исәптән NASA белгечләре Җирне космик хәвеф ихтималыннан саклап калу турында баш вата.
Алар ике сценарий турында уйлый. Беренчесе – объектның траекториясен бераз күчереп, аның орбитасын үзгәртерү. Аз гына үзгәрткәндә дә астероид Җиргә бәрелмәячәк. Ләкин моның өчен астероидның массасын төгәл белергә кирәк. Чөнки дөрес булмаса, зур хата ясалырга мөмкин: ул чакта бәрелешүне булдырмый калу урынына объект очраклы рәвештә Җиргә юнәлеш алырга ихтимал. Әлегә исәпләүләр буенча, аның массасы 51дән 711 миллион килограммга кадәр дип бәяләнә.
Икенче сценарий – радикаль: астероидны юк итү. Монда ике вариант бар: я зур аппарат белән бәрдерү, я атом-төш шартлавы. Исәпләүләр буенча, бу астероидны хәвеф тудырмый торган кисәкчәләргә таркату өчен бер мегатонналы бомбалар җитә. Зарядны хәвефсез биеклектә шартлатырга мөмкин.
Галимнәр астероидның параметрларын ачыклау өчен 2028 елны көтәргә тәкъдим итә. Ул елны 2024 YR4 Җиргә якынрак булачак. Аннары инде нинди алымны кулланырга икәнлеген хәл итәчәкләр.
Әйткәндәй, сентябрь башында Җир өстеннән астероид очып узды. Ул плнаета өчен куркыныч тудырмады һәм 200 мең чакрым ераклыкта узып китте.