

Бүген иртән Бәләбәйдә күп балалы гаилә яшәгән йорт янган...
Янгын Речная урамындагы йортта була. Хатын шарт-шорт килгән тавышка уянып китә, бу вакытта бүлмә төтен эчендә була. Ул балаларны уята, һәм алар тәрәзә аша урамга чыгарга өлгерәләр.
“Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәде. Янгын сүндерелде. Күп балалы гаилә вакытлыча туганнарында яшәп торачак”, – диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.
Әле фаҗиганең сәбәбе ачыклана. Аларның берсе буенча янгынның электр үткәргечтән чыгуы ихтимал.