

Туймазы шәһәрендә юл-патруль хезмәте инспекторлары Салават Юлаев урамыннан барган җиңел машина руле артында үсмер утыруын күреп алган.
Алар яшь кешене туктатырга тырышкан, ләкин үсмер качу ягын караган. Республиканың Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, ул “Чулпан” микрорайонында машинасын ташлап качарга теләгән, ләкин юл-патруль хезмәткәрләре аны тоткарлаган.
16 яшьлек үсмер урындагы колледжның беренче курс студенты булып чыккан. Егет сөйләвенчә, ул исәптән төшерелгән “ВАЗ”ны үзе җыйган акчага сатып алган һәм шәһәр буйлап ялган номерлар белән йөргән.
Водитель таныклыгыннан башка машина йөрткән, рөхсәт ителмәгән урында каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм туктау турындагы таләпне үтәмәгән яшүсмергә карата биш административ материал төзелгән. Әнисен дә административ җаваплылыкка тарттырганнар. Автомобильне штрафстоянкага урнаштырганнар.
Исегезгә төшерәбез: республикада “Не рули, малай” социаль кампаниясе дәвам итә.