Хәвеф-хәтәр
18 сентябрь 2025, 07:50

Селәүсен авылга чыккан

Сезнең якта да күренәме алар?

Видеодан скриншотВидеодан скриншот
Видеодан скриншот

Соңгы вакытта кыргый җәнлекләр кешеләр яшәгән урыннарда ешрак күренә башлады.

Шушы көннәрдә Бишбүләк районының Иттихат авылы янында селәүсен (рысь) күренеп калган. Күрүчеләр аны машинадан видеога төшергән. Моны сизеп калган “кунак” тизрәк урман ягына качкан.

Селәүсен – ерткыч хайван. Республикада территориясендә аларның саны 1300дән артып китә, ди Башкортстанның экология министрлыгы матбугат сәркатибе Ренара Газина. Бу җәнлек күбесенчә кимерүчеләр, кошлар, куяннар һәм кыр кәҗәләре белән туклана.

Соңгы өч елда республикада ел саен 51-82 баш селәүсен ауларга рәсми рөхсәт бирелә. Әмма аучылар 15 баштан артыгын ата алмый. Бу күрсәткеч селәүсеннең кешеләргә сирәк очравы турында сөйли.

Соңгы 20 елда яшь ерткычларның торак пунктларга чыгуының уннан да кимрәк очракгы теркәлгән, шуларның икесе Уфада булган.

Әлеге җәнлек белән очрашканда аңа якын килергә, бигрәк тә ашатырга ярамый, дип искәртәләр министрлыкта. Селәүсен яныннан акрын гына китү җаен карарга кирәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас