

Интернет челтәрендә янәсе дә 25тән 58 яшькә кадәрге ир-атлар өчен илдән чыгуга чикләү кертелгән дигән ялган мәгълүмат таратыла башлады.
Башкортстанның Хәрби комиссариатында мондый бернинди документлар да эшләнмәде һәм андый хәбәрләр белән смс-хатлар җибәрелмәде дип рәсми рәвештә белдерәләр.
Хәрби комиссар вазифаларын башкаручы полковник Ринат Латыйпов: “Безнең тарафтан әлеге документ эшләнмәде. Бу ялган мәгълүмат”, – диде.
Өстәвенә, Башкортстанның Хәрби комиссариаты Федераль хәвефсезлек хезмәткәрләренә күрсәтмәләр бирә алмый, бигрәк тә башка төбәктән.
Тикшерелмәгән чыганакларга ышанмаска чакырылар.