

Зыян күрүченең хатыны тикшерүгә сөйләгәнчә, йоклар алдыннан ире гадәттәгечә сыра чүмереп утырган һәм тозлы балык белән тамак ялгаган. Иртәгесен ул авыз теле һәм тамагы шешенеп уянган. Ир-атка ни булса да йоту авыр була, нәрсәдер тамагына кадалып калган кебек тоела.
Хатыны ашыгыч рәвештә иренә аллергиядән препарат кадаган, ә бераздан ашыгыч ярдәм чакырткан. Табиблар исә квинке шешүе булганын раслаган. Ир белән хатын аллергик реакция сыра сортына яки киптерелгән балыкка барлыкка килгән, дип уйлыйлар. Ни дисәк тә, ул бәхетсез кичтә ир-ат башка берни дә ашамаган була.
Чыганак: «SHOT».