Хәвеф-хәтәр
22 август 2025, 06:55

11 яшьлек кызның йөрәгенә пуля кергән

Уфа табиблары аның гомерен саклап калган. 

11 яшьлек кызның йөрәгена пуля кергән11 яшьлек кызның йөрәгена пуля кергән
11 яшьлек кызның йөрәгена пуля кергән

 Республика балалар клиник хастаханәсендә һәм республика кардиоүзәгендә Иглин районында пневматик корал белән килеп чыккан күңелсез хәл  нәтиҗәсендә йөрәген яралаган 11 яшьлек кызның гомерен саклап калганнар.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин сүзләренчә, бала ашыгыч ярдәм белән республика дәваханәсенә авыр хәлдә йөрәк һәм үпкә җәрәхәте белән китерелгән. Кыз бу вакытта бик нык хәлсезлек кичергән, йотканда һәм сулаганда авыртынган.

Хирургларга ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен кардиохирурглар ярдәме кирәк булган. Санитария авиациясе белән республика кардиоүзәгенең кардиологы юлланган.

Уртак тырышлык белән белгечләр бик катлаулы операция – күкрәк читлеген ачу һәм пуляны уңышлы чыгару белән торакотомия үткәргәннәр.

- Операциядән соң кызның хәлен контрольдә тоту  һәм дәвалау өчен кардиоүзәккә күчерделәр, – дигән Рәхмәтуллин.

Чыганак: Ufakp 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас