

Красноярскида бер хатын кесә телефонына ут кабуы нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган.
Хатын телефонын электр челтәренә тоташтырып, мендәре астына салып йоклаган. Заряд корылмасының яисә телефонның төзек булмавы аркасында, телефонга ут капкан, ут синтетик мамык белән тутырылган мендәргә капкан.
Башы пешкән хатынны Красноярск край дәваханәсенә китергәннәр. Табиблар белдерүенчә, кызганычка каршы, хатынның чәч фоликуллары яңадан терелә алмаячак. Авыруның хәлен аның агулы матдәләр сулап агулануы да катлауландырган.
Дуслар, белгечләр гади генә кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә. Телефонны җиңел ут каба торган өслекләрдә, җитмәсә, мендәр асты кебек урыннарда кабызылган килеш калдырырга ярамавы турында кисәтә. Зыян күрмәс өчен шушы гади кагыйдәне онытмыйк.
Фото: stihi.ru