

Уфаның 8нче санлы шәһәр клиник хастаханәсендә гадәти булмаган очрак теркәлгән. Бу хәл турында республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин сөйләгән.
Җитәкче сүзләренчә, табибларга теш чистарткан вакытта ялгыш теш щёткасын йоткан пациентны китергәннәр. Табиб-эндоскопистлар анестезия ясап, ашыгыч рәвештә операция үткәргәннәр. Щётка ашказанының аскы ягында булган, ә аның төсе пациентның эчке әгъзалары белән бертөрлегә әйләнгән, бу операцияне тагын да авырлаштырган. Шулай да операция уңышлы үткән.
Министр кисәткәнчә, әгәр пациент вакытында ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән булса, бу хәтта үлемгә дә китергән булыр иде.
Операциядән соң, пациентны шул ук көнне чыгарганнар.
Чыганак: Ufakp