Хәвеф-хәтәр
17 август 2025, 05:08

Питбайк белән идарә итүче яшүсмер һәлак булган

Юл газабы — гүр газабы булуы да ихтимал шул...

Питбайк белән идарә итүче яшүсмер һәлак булганПитбайк белән идарә итүче яшүсмер һәлак булган
Питбайк белән идарә итүче яшүсмер һәлак булган

Башкортстанда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтендә балигъ булмаган питбайк йөртүчесе һәлак булган урында эшли, дип хәбәр итте үзенең Телеграм-каналында Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов.

Үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте бүген Бәләбәй районында төнге сәгать берләрдә Бәләбәй — Ермәкәй — Приют автомобиль юлының 1 чакрымында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 42 яшьлек җирле шофёр «Лада Калина» белән идарә иткән. Ул сулга борылганда каршы яктагы питбайк белән бәрелешкән, аның руле артында 14 яшьлек малай булган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә яшүсмер ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат була. Һәлакәт урынында оператив тикшерү төркеме, экспертлар, БР буенча Эчке эшләр министрлыгының криминалистлары эшли.

Моңарчы, күптән түгел Уфада ике балигъ булмаган бала питбайк белән юл-транспорт һәлакәтеннән соң хастаханәгә эләккән иде.

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Питбайк белән идарә итүче яшүсмер һәлак булган
Питбайк белән идарә итүче яшүсмер һәлак булган
Автор:
Читайте нас