

Башкортстанда Борай районы ДАИ хезмәткәрләре үлемгә китергән юл һәлакәтенең сәбппләрен ачыклаган. Бу фаҗига кичә кичке җиделәр тирәсендә Уфа — Яңавыл юлының 140 чакрымында булган, дип хәбәр ителә Башкортстанның ДАИ Телеграм-каналында.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «Санг Йонг» автомобиленең 74 яшьлек йөртүчесе, Уфа ягыннан Яңавылга таба китеп барганда, идарә итүне агалта һәм машинасы белән әйләнеп, юл читенә төшеп китә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә үзе исән калса да, янында утырган 60 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән соңрак хастаханәдә үлгән.