

Русиянең чибәрлек бәйгесендә катнашып,“Вице-мисс-2017” булган һәм “Мисс Вселенная 2017” конкурсында катнашкан Ксения Александрова Тверь өлкәсендә юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булган.
Авария сәбәбе - трассага кинәт поши йөгереп чыккан. Хайван белән машина бәрелешкән...
Бәрелешү нәтиҗәсендә поши автомобильнең алгы тәрәзәсен бәреп ваткан һәм секунд эчендә Ксениянең башына типкән. Руль артында модельнең ире булган, аңа зыян килмәгән.
Башы нык җәрәхәтләнгән Ксенияне ашыгыч рәвештә Мәскәүгә, Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтының реанимациясенә госпитализацияләгәннәр. Табиблар күпме генә тырышса да, кызның гомерен коткарып кала алмаганнар. Җәл, бик җәл.