

Таналык һәм Бозаулык елгаларына ни булган?
Башкортстанның Экология министрлыгы Таналык һәм Бозаулык елгаларындагы балыкларның үлемен раслады.
Башкортстанның Экология министрлыгына Таналык һәм Бозаулык елгаларында үле балык табылуы турында хәбәр килгән. Ведомство белгечләре елгаларны барып тикшегәннәр.
"Аналитик лаборатория хезмәткәрләре лаборатор тикшеренүләр өчен су пробалары алдылар. 13 августта Таналык һәм Бозаулык елгаларын кабат карап чыкканда балыкларның яңа үлем очраклары теркәлмәгән. Су объектларындагы вәзгыять тотрыклыланды. Һәлакәт һәм тикшерү нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат Росприроднадзор һәм Росрыболовствога чаралар күрү һәм тикшерү уздыру өчен җибәрелгән", – дип аңлатканнар Экология министрлыгында.
Сәер хәл, килешәсезме? Тикшерүчеләр килгәч, балыклар да үлүдән туктаган. Анысы яхшы хәбәр, әмма аныңчы балыклар үлеменә китергән сәбәпләр кая булган, су белән агып киткәнме һәм кая таба? Ахыры ни булыр?