Хәвеф-хәтәр
15 август 2025, 04:41

Бер атна чокырда яткан

Башкортстанда яшәүче олы яшьтәге ир урманда адашып, өенә кайта алмаган. 

Бер атна чокырда ятканБер атна чокырда яткан
Бер атна чокырда яткан

«БашРегионСпас» эзләү отряды волонтерлары сөйләгәнчә, кичә, 14 августта, юл эшчеләре күпер астында чокырда бер ир-ат ятканын күреп калганнар. Олы яшьтәге бу кеше таш һәм агач ботаклар арасыннан чыга алмаган.

Дәүләкән районында яшәүче бу ир өеннән бер атна чамасы элек чыгып киткән булган һәм бу урынга ничек килеп эләккәнен аңлата алмаган. Аңа ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Аның туганнары да табылган.

Чыганак: КП-Уфа. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас