

Башкортстанда юлларда кешеләрнең үлемен киметү мәсьәләсе өстенлекле булып тора. Моның өчен юл йөрү хәрәкәтендә катнашучылар өчен комплекслы эшләр алып барыла: светофор объектларын яңарталар, юл билгеләре куялар, җәяүлеләр йөри торган юлларны киртәлиләр. Соңгы 8 елда автомобиль трассаларында стационар комплекслар 10 тапкырга арткан. Юлларда 1 877 автомат фото һәм видеофиксация комплексы эшли. Алар ярдәмендә юллардагы кагыйдәләрне бозу 11,5 процентка кимегән. 2025 елның июль аена 2 миллион 700 мең карар чыгарылган. Бу былтыргы ел белән чагыштырганда 350 меңгә азрак.
Автомат фото һәм видеофиксация комплексларының әһәмияте бик зур: алар юллардагы юл йөрү кагыйдәләрен бозуны бик нык киметә. 2018 елда республика юлларында 4,4 мең юл-транспорт һәлакәте теркәлсә, 2024 елда аларның саны 2,9 мең тәшкил иткән. Һәлак булучылар саны да кимегән: 2018 елда 550 кеше һәлак булса, былтыр 397 кешенең гомере өзелгән.
Юлларның иң куркыныч урыны – юл чатларында автомат фото һәм видеофиксация комплекслары белән җиһазландыралар. Тагылмаган хәвефсезлек каешлары, руль артында телефоннан сөйләшеп бару кебек кагыйдә бозуларны теркиләр алар.