Хәвеф-хәтәр
31 июль 2025, 07:45

Йола дип, сабыйның кендеген... чәйнәп өзгән

Бала канга баткан, ләкин табиблар аны коткарырга өлгергән.

Йола дип, сабыйның кендеген... чәйнәп өзгәнЙола дип, сабыйның кендеген... чәйнәп өзгән
Йола дип, сабыйның кендеген... чәйнәп өзгән

     Шаклар катарлык хәл: Петербургта яшь әнинең  өйдә бала табуы чак кына фаҗигагә әйләнми кала – яшь  әти сәер йола үткәрергә һәм... сабыйның кендеген чәйнәп өзәргә булган. Бала канга баткан, ләкин табиблар аны коткарырга өлгергән. Бу хакта Mash хәбәр иткән.

     Бу пар башта ук бала табуны өйдә үткәрү өчен табиблар ярдәменнән баш тарткан. Барысы да йола хакына, имеш: яшь әти, яңа туган балага “көчен бирсен” өчен сабыйның кендеген чәйнәп өзәргә тиеш. Табиблар могҗиза белән генә сабыйны коткарып кала алганнар - кан китүне вакытында туктатканнар. Хәзер малайның тормышына берни дә янамый.

    Ләкин сәер хәлләр моның белән генә бетмәгән: больницада яшь әни плацентаны үзенә бирүен үтенгән. Хатын аны суыткычта туңдырырга һәм аннан ризык әзерләргә планлаштырган: янәсе, бала табудан соң була торган депрессияне профилактикалау өчен плацента кирәк булачак. Плацентаны ризык итеп куллану соңгы вакытта социаль челтәрләрдә популяр трендка әйләнде. Әмма мондый практиканың нәтиҗәлелеге  фәнни расланмаган. Аптырыйсы гына кала инде.

  

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас