

Авария бүген 17.00 сәгатьтә Уфа — Чишмә юлында булган.
Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, автобуска «Форд Фокус» автомобиле килеп бәрелгән.
Билгеле булуынча, җиңел машина руле артында 32 яшьлек ир дистанцияне сакламаган һәм НефАЗ автобусы белән бәрелешкән. Автобуста 20 пассажир булган. Аларның берсе дә зыян күрмәгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобильдән ике баланы хастаханәгә алып киткәннәр.
Балалар каешларын эләктергән булуы да җитди җәрәхәтләрдән һәм имгәнүләрдән саклаган.