

Гадәттән тыш хәл буенча БР Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, соңгы тапкыр ул хатынына кичә көндез шалтыраткан: урманда адашканлыгын һәм кайтыр юлны таба алмавын хәбәр иткән. Шул килеш элемтә өзелгән.
Берничә сәгатьтән авыл кешеләре урман янында аның мотоциклын тапканнар, ләкин үзе беркайда да күренмәгән. Оператив рәвештә "Лиза Алерт" коткаручылары белән берлектә авыл халкы да аны эзләргә чыккан. Караңгы төшсә дә, эзләүне дәвам иткәннәр, моңа яңгыр, салкын җил дә киртә була алмаган. Тик күпме генә эзләсәләр дә, гөмбәчене таба алмаганнар.
Бүген иртән адашкан ир йортына үз аякларында кайтып кергән. Ул арыган һәм яңгырда бик юешләнгән, туңмас өчен ул төн буе учак ягып, җылынып утрган. Иртән өенә кайту юлын таба алган.