+21 °С
Болытлы


Авыл урамында караучысыз йөри торган сыерны таптау хакында Бөрҗән районы башлыгы Рамил Абдуллин социаль челтәрләрдә язган.
«Көтү көтү районның берничә торак пунктында гына оештырылган. Әлеге проблеманы хәл итүдә һәр хуҗа катнашырга тиеш. Көтүче табу кыен. Моңа альтернатива – хуҗалар чиратлап көтү яки «электропастух» куллану», – дигән район башлыгы.
Җитәкче искәрткәнчә, терлек хуҗалары аны асрау һәм куркынычсызлык өчен, аеруча юлларда, җаваплы.
Чыганак: «Башинформ».