+21 °С
Болытлы


Бу көннәрдә республика юлларында “Каршы полоса” профилактик чарасы бара.
Чынбарлык шуны күрсәтә: республикада юл хәрәкәтендә катнашучы һәр дүртенче кешенең гомере каршы як полосага чыгуга бәйле һәлакәтләрдә өзелә, ди Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов.
Аның әйтүенчә, нәкъ менә каршы як юл кагыйдәләрен бозу иң авыр нәтиҗәләргә китерә, водительләр һәм пассажирлар җитди җәрәхәтләр ала.
Юл хаталарны гафу итми – шуны онытмыйк. Алда хәерле һәм имин юллар гына көтеп торсыннар.