Хәвеф-хәтәр
24 июль 2025, 17:26

Бер хатын машинасы белән Юрүзән елгасына төшеп киткән

Аның гомерен коткарып кала алмаганнар.

Бер хатын машинасы белән Юрүзән елгасына төшеп киткәнБер хатын машинасы белән Юрүзән елгасына төшеп киткән
Бер хатын машинасы белән Юрүзән елгасына төшеп киткән

Бүген Караидел районында коточкыч юл һәлакәте булган. Караяр авылы янында Hyundai Santa Fe автомобиле 70 метр биеклектәге ярдан Юрүзән елгасына килеп төшкән.

Беренчел мәгълүматларга караганда, руль артында 42 яшьлек хатын булган. Янында 37 яшьлек пассажиры исән калган. Аны дәваханәгә алып киткәннәр. Хатынны коткарып кала алмаганнар - аның гәүдәсен судан бу хәлнең шаһитлары чыгарган.

Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты машина йөртүчеләргә юл кагыйдәләрен бозмаска, ашыкмаска, хәвефле юл участокларында, бигрәк тә явым-төшем вакытында бик игътибарлы булырга куша. 

Чыганак: БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас